Татарстан яшьләре үз проектларын тормышка ашыру өчен 1,5 млн сумга кадәр акча алачак

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыктан грант конкурсына гаризалар кабул итү кампаниясе башланды.

14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Татарстанда яшәүче яшьләрнең үз проектларын тормышка ашыру өчен 1,5 миллион сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итте ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте.

«Без Росмолодежь трегының флагман конкурсын башлап җибәрдек. Физик затлар өчен грантлар. Бер генә федераль ведомство да социаль инициативаларны гамәлгә ашыру өчен яшьләргә грантлар бирми. Бу безнең тулысынча электрон документ әйләнеше һәм грант алучыларны тәэмин итү өчен уңайлы сервис. Болар барысы да илнең теләсә кайсы почмагыннан гариза бирергә һәм гариза бирү дәрәҗәсендә дә, гамәлгә ашыру дәрәҗәсендә дә оператив ярдәм алырга мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтте яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Ксения Разуваева.

Конкурс 15 номинация буенча уза.

Катнашу өчен 30 мартка кадәр «Россия яшьләре» грант модулендә тутырылган проект заявкасын тапшырырга кирәк. Узган ел Татарстаннан 484 гариза бирелгән булган. Шулардан 23 проект 27 миллион сумлык гомуми ярдәм алган.


Фикер өстәү