Һавв шартлары начарлану сәбәпле, татарстанлыларга юлда сак булырга киңәш итәләр

Синоптиклар фаразлавынча, 5 мартта, шимбә көнне республика территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә. Синоптиклар җепшек кар, буран, көчле җил, юлларда бозлавык һәм кар көртләре фаразлый.

ЮХИДИ искәрткәнчә, һава торышы начарланган очракта, йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән тизлек белән түгел, ә имин тизлекне сайларга тиеш. Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлардан тыелырга киңәш ителә. Автомобиль салонында утыручылар барысы да иминлек каешларын эләктерергә, ә балалар махсус утыргычларда булырга тиеш.

Җәяүлеләргә урамда шулай ук игътибарлы булырга киңәш ителә. Юл аша бары тик яшел төс янганда һәм зебра буенча чыгарга, ә төнлә киемдә уткайтаргыч элементлар булырга тиеш.


Фикер өстәү