Татарстанда көчле җил булачак

Бүген, 6 мартта, Татарстан территориясендә кар, буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк синоптиклар республикада шторм кисәтү игълан иткән иде. Аларның мәгълүматларына караганда, көчле җил республикада 6 мартта төнлә дә дәвам итәчәк, көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез һава температурасы -8дән -13 градуска кадәр булачак. Бозлавык, кар көртләре көтелә.


Фикер өстәү