Татарстан Ижтимагый палатасы әгьзасы Айрат Гыймадетдинов: «Санкцияләрнең файдалы якларын да эзләргә кирәк»

Татарстан Ижтимагый палатасы әгьзасы Айрат Гыймадетдинов бер начарның бер яхшысы була дигән фикердә. Икьтисадтагы бугенге вәзгыятьтә дә әнә шуңа игьтибар итә ул.
— Икьтисадтагы вәзгыять катлаулы. Көнбатыш тарафыннан кертелгән санкцияләр дә моңарчы күрелмәгән хәл. Баштарак авыррак булачак, билгеле. Ләкин тора-бара вәзгыять жайланачак. Беренчедән, житәкчелек мондый чикләүләр кертелү ихтималын, аның нәрсәгә китерәчәген фаразлаган, шуңа күрә моңа әзер. Икенчедән, бу санкцияләрне хупламаган илләр дә бар. Шуңа күрә без тулысынча изоляциядә түгел. Алар белән хезмәттәшлек дәвам итә. Тагын шунысы да бар: икьтисадта бик күп урыннар бушый, хәзер аларга үзебезнең оешмалар кереп урнаша ала, — ди Айрат Гыймадетдинов.
Шуңа күрә бу чикләүләрнең, тискәре яклары булу белән беррәттән, файдалы якларын да эзләргә кирәк дип саный ул.
— Бүген шушы катлаулы чорны уйланмаган, ашыгыч карлар кабул итмич, сабыр гына уздырырга кирәк. Тынычлык саклап, үз урыныңда, үз эшеңне намус белән башкарудан да хәерлесе юк, — ди белгеч.


Фикер өстәү