Наил Залаков: Ихтыяҗ ажиотажы тудырмаска чакырабыз, бөтен продукция бар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында социаль әһәмияткә ия азык-төлек товарларын «бер куллар»га сатуга кайбер чикләүләр кертүне аңлаттылар һәм ихтыяҗ ажиотажы тудырмаска сорадылар. Гражданнар һәм эшкәртү предприятиеләре өчен кирәкле продукция бар, дип белдерде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

«Чикләү чараларына килгәндә, без моны пандемиядә уздык инде. Һәм әлеге чаралар продуктлар кытлыгы булу аркасында кабул ителми. Продукция бар, һәм ул бер көн эчендә юкка чыга алмый. Ләкин шау-шулы ихтыяҗ бара. Һәм бу мизгелдән файдаланырга теләгән кешеләр бар. Бары тик шуның өчен генә шундый чикләүләр кертелә дә», — дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле.

Министрның беренче урынбасары, шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәте идарәсенең федераль сәүдә челтәрләре вәкилләре белән уртак киңәшмәсе узды, дип билгеләп үтте, алар складларында бүгенге көндә 30-40 көнгә продукция запасы бар, дип хәбәр иттеләр.


Фикер өстәү