Мини-трактор ясаган Илфат Әхмәтҗанов: “Нинди тимер-томыр бар – шул кереп бетте”

Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында яшәүче Илфат Әхмәтҗанов мини-трактор ясаган. Моның өчен башта тимер кисәкләре җыйган. Кайда нәрсә очрый, берсен дә әрәм итмәгән, төрле машина запас частьларын өенә ташыган. Башкача булмый да, кечкенәдән күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашырасы бар бит!

– Тракторның двигателе – «Жигули»ныкы, фарасы – мотоциклныкы. «Запорожец», «Нива» автомобиле запас частьларын да кулландым. Нинди тимер-томыр бар – шул кереп китте, – дип сөйли Илфат Әхмәтҗанов. – Элек атыбыз бар иде. Аны асрамый башлагач, ничек тә бер трактор ясарга иде дигән уй яңарды. Мамадышта эшләп йөргәндә кул җитмәде. Авылга күчеп кайткач, әкренләп, тракторны җыярга тотындым.

Хәзер инде берничә ел шуның белән бөтен хуҗалык эшен башкара икән. Кул хезмәтен шактый киметкән трактор. Язын бакча сукалыйлар, тырмалыйлар, бәрәңге утырталар. Җәй буе печән әзерлиләр. Илфат абый аңа печән чаба, җыя торган махсус җайланмалар да ясап куйган. Бәрәңгене дә трактор белән алырга җыена әле быел. Ике рәткә кереп ала торган җайланмасы әзер инде. Кышын да тик тормый. Кар эттереп, көрәп куя икән.

– Күршеләр дә сорап тора кайчак. Без бик тату яшибез. Бөтен эшләрне бергәләп эшләргә күнеккән. Авылдашларның бакчасын да сукалап бирәм, печәнен дә чабам, кар да эттерәм. Аның бер авырлыгы да юк бит, – ди Илфат Әхмәтҗанов.

Балта эшләренә дә  оста икән. «Ир кешенең кулы эш белергә тиеш. Белмәүчеләр юк ул, өйрәнергә теләмәүчеләр генә бар. Һәр эштә теләк кирәк. Әгәр теләк бар икән, вертолет та җыеп була. Металлолом гына җитсен!» – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү