Белгечләр суд тарафыннан дини әдәбиятның тыюлу сәбәпләре турында сөйләште

«Дискурс» иҗтимагый ютуб-проекты мәйданчыгында дәүләт һәм конфессиональ мөнәсәбәтләрдә төп проблемаларның берсе – дини әдәбиятның судлар тарафыннан тыелуы буенча фикер алыштылар.

Анда экспертлар сыйфатында Россия Ислам институты доценты Резеда Сафиуллина, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев, психолог, блогер Хәүва Шәйдуллина, адвокат Руслан Нагиев, Татарстан Фәннәр академиясенең ислам белеме буенча тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Ринат Патеев, «Диалог» мәгълүмат-консультация үзәге җитәкчесе Ренат Мозаферов катнашты.

Дискуссия мәйданчыгында дини әдәбиятның нинди максатта тыелуы һәм китапларның дин тотучыларны радикаллаштыруда нинди роль уйнавы, тыюның нинди принцип буенча «эшләве» һәм ни өчен бу исемлеккә классик дини хезмәтләрнең эләгүе, нинди чараларның үтемле һәм нәтиҗәле булачагы, бу мәсьәләгә карата мөселманнарның нинди карашта булырга тиешле турында сөйләштеләр. Сөйләшү барышында белгечләр гади мөселман күзлегеннән, шулай ук хокукый күзлектән әлеге мәсьәлә буенча үзләренең фикерләрен белдерде. Әлеге чыгарылышны сылтама буенча карарга мөмкин.

«Дискурс» проекты – мөселман җәмгыятендә көн кадагына суга торган мәсьәләләр буенча «түгәрәк өстәл»ләр ул. Проектның максаты булып, төрле караштагы тарафдарларны бер урынга җыеп сөйләшү, яклар арасында диалог урнаштыру, проблеманың төбенә төшү, аны хәл итүнең төрле юлларын бергәләшеп эзләү тора.


Фикер өстәү