11 март тарихта ниләр белән истә калды?

Хезмәткә һәм оборонага әзер!

91 ел элек (1931) СССР да Бөтенсоюз ГТО физкультура комплексы раслана. Башта ГТО билгесе сынауларын 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 17 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар гына үтә. 1934 елга исә комплекс 10 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләрне колачлый. ГТО комплексына йөгерү, сикерү, гимнастик күнегүләр, диск ыргыту, йөзү, чаңгыда чабу (кар яумаган районнар өчен велосипед ярышлары) һәм ату (яшүсмер малайлар өчен) керә. Анда катнашкан кеше, уңышларына карап, алтын яки көмеш билге белән бүләкләнә. Ә нормативларны берничә ел рәттән үтәүчегә «ГТОның мактаулы билгесе» тапшырыла. ГТО нормативы системасы 1991 елда, СССР таркалганда юкка чыга.
2014 елда Россия Президенты Владимир Путин илебездә ГТО системасын торгызу проектына старт бирүче указга кул куя.

Кытайда кәгазь уйлап табалар
1917 ел элек (105) Кытайда император сараенда хезмәт итүче чиновник Цай Лунь кәгазь уйлап таба. Аңа кадәр бу илдә язу өчен бамбук, ефәк кисәкләрен, хәтта ташбака тышчасын да кулланалар. Әмма алар бик уңайсыз була. Мәсәлән, бамбук бик авыр, ә ефәк кыйммәт. Цай Лунь ефәк җепселләре, агач көле, чүпрәк, күбек кебек арзан материалларны су белән куша да, килеп чыккан массаны бамбуктан ясалган челтәргә җәеп, агач рамга тарттырып куя. Кояшта киптергәннән соң таш ярдәмендә тигезли. Шулай итеп, шактый нык кәгазь битләре килеп чыга. Кәгазь уйлап тапкан өчен император аны югары титул һәм акча белән бүләкли.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү