14 март тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара елгалар көне
1997 елны Бразилиядә эре плотиналар төзүгә каршы беренче халыкара конференциядә гамәлгә куела. Бу идея — «Халыкара елгалар челтәре» дип аталган Америка оешмасыныкы. Конференциядә 20 илнең, шул исәптән Россия, АКШ, Бразилия, Һиндстан, Аргентина, Мексика, Кытай, Германия, Япония, Франция һәм Астралиянең экологик оешмалары катнаша.

«Пи» саны көне
Бу бәйрәмне 1987 елда Америка физигы Ларри Шоу уйлап таба. Ул 14 март датасының АКШта кабул ителгән «Пи» формуласындагы беренче өч сан белән (3/14) туры килгәнен күрә. «Пи» саны әйләнә озынлыгының диаметрына мөнәсәбәтен күрсәтә. Ул 3,1415926… га тигез. Беренче цифрларны Архимед исәпләп чыгара. Аннан соңгы математиклар бу санны арттыра бара. Бүгенге компьютерлар исә өтердән соң миллионнарча билге исәпләп чыгара. Әмма бу санны ахырга кадәр берничек тә исәпләп чыгарып булмый. Шуңа күрә «Пи» саны иррациональ дип атала, ягъни «аңлаудан ерак тора» дигәнне күрсәтә.

Президент сайлау
18 ел элек (2004) Россия Федерациясе Президентын сайлау була. Дәүләт башлыгы постына алты кандидат дәгъва кыла: “Родина” Дума фракциясе башлыгы Сергей Глазьев, ЛДПР дан Дәүләт Думасы депутаты Олег Малышкин, гамәлдәге Президент Владимир Путин, Федерация Советы рәисе Сергей Миронов, “Союз правых сил” партиясеннән Ирина Хакамада һәм КПРФ тан Николай Харитонов.
Сайлауда 64,38 проценты катнаша. Шуларның 71,3 проценты, ягъни 49,6 миллионы Путин өчен тавыш бирә һәм ул икенче срокка сайлана. Каршылар 2,4 миллион, ягъни 3,45 процент була.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү