Куллар калтырый, мин туктамыйм

Әлеге ханымга сокланмый мөмкин түгел. Кайчак без юк кына мәшәкать килеп чыкса, зарланырга тотынабыз. Безгә һаман нидер җитми. Шөкер итә белмибезме шунда. Ә бит авыру килеш тә башкаларга үрнәк итеп куярлык кешеләр бар арабызда. Казанда яшәүче ДЦП диагнозлы Айгөл Исмәгыйлева әнә шундыйларның берсе. Ул бер дә зарланмый. Гел ниндидер яңалыкка омтыла. Шигырьләр дә яза, рәсем дә ясый, телләр дә өйрәнә.

–  Мәктәп-интернатны тәмамлагач, вузга укырга кердем. КФУның журналистика  факультетын тәмамладым. Китапханәдә эш тәкъдим иткәч, анда урнаштым. Ипотекага фатир алдым. Китапханәдә 15 елдан артык эшләгәнмен. Минем өчен бу күп инде, – ди ул.

Айгөлнең авыруы тумыштан. Буыннар белән бәйле тагын бер авыруы бар. Әмма сызланулары күп булса да, Айгөл тормыштан ямь табып яши. Кечкенәдән язган шигырьләрен туплап өч китап чыгарганнар.

– 10 җыентыкта минем шигырь-әкиятләрем басылып чыкты. Аллага шөкер, мин башкаларга файда китерә алам. Шуңа сөенәм. Әле узган ел үзем кебек кызлар арасында узган бәйгедә өченче урынга лаек булдым. Минем өчен бу да зур җиңү булды, – ди ул.

Айгөл рәсем ясарга да ярата. Кайчак куллары да тыңламый икән. Тик  бирешми, ничек итсә итә, кулын тыңлата. Өч ел элек Коръән китабын укый башлаган. Аны  аңлар өчен гарәп телен  үзләштергән. Хәзер менә шәмаилләр  чигә.

– Театрны да яратам. «Э-моция» студиясендә шөгыльләнәбез. Ике спектакльдә уйныйм. Бу да миңа бик ошый. Рольгә шулкадәр кереп китәм, кайчак авыру икәнемне онытам, – ди ул.

Айгөл кияүдә. Ире дә үзе кебек ДЦП диагнозлы.  Икәү булгач, яшәү рәхәт, ди ул.

– Үз фатирыбызда яшибез. Бер-беребезне аңлап торабыз. Ирем дә акыллы кеше. Авыр сүз әйтми, без юкка-барга ачуланышып, бәхетле минутларны киметмибез. Бик күп чит илләрдә булдык. Чит илдә физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә башка мөнсәбәт. Анда үзеңне башкалар кебек хис итәсең, – ди Айгөл. – Безнең кебекләргә карата җылы мөнәсәбәт булсын иде. Мин зарланмыйм. Әмма кешеләрнең елмаеп каравын, кирәк чакта кул бирүен телим!

 


Фикер өстәү