Россия Хөкүмәте ил халкына кредит каникулыннан файдалану шартларын билгеләде

Премьер-министр Михаил Мишустин банкларга кредитны кичектерүне сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек биргән ссуда күләме турында карар имзалады.

Кулланучылар кредиты буенча лимит түбәндәгечә: физик затларга – 300 мең, шәхси эшмәкәрләргә – 350 мең, кредит картасы буенча – 100 мең, автокредитка – 700 мең сум.

Ипотека кредиты буенча лимит дәрәҗәсе төбәкләр буенча аерыла. Әйтик, Мәскәү өчен бу – 6 млн, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ерак Көнчыгыш федераль округы төбәкләренә – 4 млн сум. Россиянең башка төбәкләре өчен – 3 млн сум.

Кредит каникулын сорап 2022 елның 30 сентябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хәзерге керемнең, узган елгы уртача табыш белән чагыштырганда, 30 процентка кимегән булуы шарт. Ташламалы кредит каникулын 1–6 айга кадәр алырга була.

Искәртеп үтик: кредит каникулы 2022 елның 1 мартына кадәр рәсмиләштерелгән барлык төр (ипотека, куллану, автокредит) кредитларга бирелә.


Фикер өстәү