19 мартта башланачак ярминкәләрдә азык-төлек арзанрак бәядән сатылачак

Бу атнада Казанда һәм республиканың зур шәһәрләрендә язгы ярминкәләр эшли башлаячак. Ул апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, көзге ярминкәләрдә тәкъдим ителгән барлык продукцияне язып да алып булачак. Шәһәр халкыны ит, яшелчә, казылык, сөт, сыр, атланмай, йомырка, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка фермер продукциясен сатып алырга мөмкинлек тудырылачак. Узган еллардагы кебек үк, бәяләр кибетнекеннән арзанрак булачак.


Фикер өстәү