Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1800гә җиткән

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан биш кеше үлгән.

Алар — 1941, 1950, 1958 елларда туган ир-атлар һәм 1934, 1945 елларда туган хатын-кызлар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда пандемия башланганнан соң коронавирустан барлыгы 1,8 мең кеше үлгән.

Узган тәүлектә 550 кеше коронавирус йоктырган. 101 кеше хастаханәгә озатылган. 18 яшькә кадәрге 113 баланың авыруы теркәлгән.


Фикер өстәү