Бердәмлек сыналасы ел. Казанда Милли Шура утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессы әгъзаларын шактый зур эшләр көтә. Быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы. Шуңа өстәп, конгресс оешуга да 30 ел булган. Кыскасы, үзебезгә дә, читтә яшәүче татарларга, бигрәк тә, аларны әйдап баручыларга эш җитәрлек.

Бу көннәрдә Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены бара. Җыен программасы Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы белән башланып китте. Татарстан Премьер-министрының урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев сүзләренчә, быел бердәмлек аеруча сынала:


– Соңгы ике ел барыбыз өчен дә авыр булды. Пандемияне җиңмәсәк тә, без аның белән яшәргә өйрәндек. Хәзер исә без тагын бер авырлык – Россиягә каршы күпсанлы санкцияләр белән очраштык. Президент Владимир Путин кабул иткән карарларны хуплыйбыз, шул ук вакытта тынычлык телибез. Җир йөзендә иминлек булсын иде, – диде ул утырышта. – 2022 елда ике мәртәбәле чара узачак: Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык юбилее. Аның кысаларында VIII Съезд да узачак. Шура вәкилләренең күпчелеге белән күзгә-күз очрашу форсатыннан файдаланып, шуны әйтәсем килә: татарларны берләштерүче чаралар күбрәк булсын иде. Истәлекле даталарыбыз бар, ярдәм кирәк булса, теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә аласыз.
Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына әзерлек эшләре белән конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров таныштырды. Быел ул 31 июль – 2 августта узачак. Утырышта съездның оештыру эшләре турында сөйләштеләр. Катнашучылар турында да сүз булды. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә кагылышлы мәсьәлә генә бераз бәхәс тудырды. Әйтик, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, юл мәшәкатен һәм чыгымнарын исәпкә алып, онлайн-форматның уңайлыклары турында искәртте. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров исә бу фикер белән килешмәде. “Игътибар итәсез микән сез: руслар моның кебек мәртәбәле чараларга һәрвакыт чит илләрдән фикердәшләрен чакыра. Авыр чакта ярдәмгә килүче булсын өчен. Милләт мәсьәләсен кайгыртканда кыенлыклар турында уйламаска кирәк”, – диде ул.

Мәскәү өлкәсе татар мәдәни-милли мохтарияте җитәкчесе Фәрит Мөхтәсәров исә өлкәләрдә яшәүче татарларга бердәмлек җитеп бетмәве турында әйтте. “Милләтәшләребез белән очрашулар уздыру, активистларны бүләкләү, гомумән, игътибар күрсәтү – безнең өчен үтә мөһим. Берәүгә дә сер түгел, безгә бердәмлек җитеп бетми. Шуның өчен киләчәктә дә аралашып торыйк”, – диде ул.

Сүз уңаеннан, утырышта быелгы Федераль Сабан туеның уздырылу урыны һәм вакытын да атадылар. Быел бәйрәм Ульяновск өлкәсендә 18 июньдә узачак. Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе исә 2 июльгә планлаштырылган. Ул быел Мордовиянең Аксен авылында узачак.

Лилия Гыймазова

Фото: Владимир Васильев / Татар-информ


Фикер өстәү