Татарстан Иҗтимагый Палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин: «Икътисадтан бигрәк, илебезне яклап көрәшкән егетләр турында уйларга кирәк»

Татарстан Иҗтимагый Палатасы рәисе урынбасары, икътисад фәннәре кандидаты Мөнир Гафиятуллин бүген безнең иң төп бурыч дип берләшү, бербөтен булуыбызны атый.

– Әлегә икътисад турында ниндидер фаразлар ясарга иртәрәк. Махсус операция бара. Ә андый чакта бернинди закон да эшләми ул. Башта җиңеп чыгыйк әле, икътисадны ничек күтәрергә икәнен шуннан соң уйларбыз, – ди ул.

Мөнир Гафиятуллин бүген икътисадтан бигрәк, илебезне яклап көрәшкән егетләр турында уйларга кирәк дигән фикердә.

– Хәзергә бездән берләшү, бердәмлек таләп ителә. Хәзер барыбызга да армиягә эшләргә кирәк. Без моны безне яклап көрәшкән егетләр хакына эшләргә тиеш. Аларга ярдәм итеп, хөрмәтләп, Донбасстан килүчеләрне үзебездә сыендырып, ярдәм итү мөһим. Шуңа күрә без бүген икътисадтан бигрәк, әнә шул турыда уйларга тиеш.


Фикер өстәү