Татарстанда 7 градуска кадәр җылыта

Бүген, 18 мартта, Татарстанда салкын була, ә шимбәдән җылыта башлаячак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы, һава явым-төшемнәр көтелми. Төнлә 11-16 градус салкын, аязган вакытта 19 градус суык булачак. Көндез 0-5 градус салкын  булыр дип фаразлана.

19 мартта төнлә 9-14 градус салкын, урыны белән -18гә кадәр җитәчәк, көндез  3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак.

20 мартта һава торышында үзгәрешләр көтелә. Урыны белән кар явачак. Төнлә 5-10 градус салкын,  көндез -1..+4 градус булыр дип фаразлана.

Киләсе атна башында, 21 һәм 22 мартта, җылытачак. Төнлә 1-6 градус салкын, көндез 1-7 градус җылы булыр ди көтелә.


Фикер өстәү