Владимир Путин Үзәк Банк рәисе вазифасына Эльвира Нәбиуллина кандидатурасын тәкъдим итте

Аның Үзәк Банк рәисе вазыйфасында вәкаләтләре бу елның җәендә чыга.

Президент Владимир Путин Россия Дәүләт Думасына Үзәк Банк рәисе вазыйфасына Эльвира Нәбиуллина кандидатурасын тәкъдим итте. Бу хакта парламентның түбән палатасы телеграмм-каналында хәбәр ителә.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин профильле комитетка бу мәсьәләне 21 мартта Дәүләт Думасы каравына кертергә кушкан.

Агымдагы елның 24 июнендә ҮБ рәисе вазифасында Нәбиуллинаның вәкаләтләре тәмамлана. Ул Үзәк Банкны 2013 елның июненнән бирле җитәкли. 2017 елда аның вәкаләтләре тагын биш елга озайтылды.


Фикер өстәү