Тыелган ике социаль челтәрне кулланган өчен җаваплылыкка тартмаячаклар

Instagram һәм Facebook эшчәнлеге Россиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Әмма алардан, элеккечә үк, файдаланырга мөмкин, тик кайбер чикләүләр дә бар. Реклама урнаштыру яки мәйданчыкларга түләүләр өчен җаваплылык булырга мөмкин.

Instagram һәм Facebook социаль челтәрләре эшчәнлеген Мәскәүнең Тверь суды дүшәмбе, 21 март көнне, экстремистик дип таныды һәм аны куллануны тыйды. Бу хакта РБК суд матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Facebookның Россиядә 4 марттан, ә Instagramның 14 марттан эшләве чикләнде. Әлеге социаль челтәрләрне гражданнарның һәм компанияләрнең файдалануы экстремизм дип танылмый. Россиялеләрне әлеге платформалардан файдаланган өчен җаваплылыкка тартмаячаклар.

Социаль челтәрләрдә, шул исәптән VPN ярдәмендә үз аккаунтларын алып бару Россиядә тыелган оешмалар эшчәнлеге билгеләре астына эләкмәячәк, дип билгеләп үтә адвокат, AVG Legal идарәче партнеры Алексей Гавришев. «Әлбәттә, кулланучыларның постларында экстремистик юнәлештәге өндәмәләр булмаска тиеш», — дигән ул.


Фикер өстәү