Татарстанда тукталышта юкка чыккан хатын-кызны эзлиләр

Чаллыда өч көн элек өеннән чыгып киткән 55 яшьлек Надежда Васильевна Хлебникованы эзлиләр. Аны соңгы тапкыр 19 март көнне «Медгородок» тукталышында күргәннәр. Шул вакыттан бирле аның турында берни дә билгеле түгел. Бу хакта «Челниниские известия» хәбәр итә.

Югалган хатын-кыз караңгы-яшел төстәге куртка, ачык соры башлык, кара сапоги кигән, үзе белән кара сумка да алган булган. Аның буе — 165 см. Үзе белән паспорты, карточкалары һәм телефоны булган, алар инде хәзер аның янында түгелдер, дип фаразлыйлар.

Хатын-кызның кайда икәнлеге турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның 112 яки 8960 078 9558 номерына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйлар.


Фикер өстәү