Татарстанда чит ил кешеләре хәер сорашучы инвалидларны коллыкта тоткан

Әлеге кешеләр, хәер сорашуга мәҗбүр итү өчен, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне табып, үзләрендә яшереп тотканнар.

Чит дәүләтләрдән килгән 3 кешегә карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Алар кешеләр белән сәүдә итүдә һәм кол хезмәтеннән файдалануда гаепләнелә.

Бу бәндәләр 2018-2021 елларда, хәер сорашырга мәҗбүр итү өчен, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне табып, үзләрендә яшереп тотканнар. Инвалидлар белән, үзләре ничек тели, шулай эш иткәннәр, аларның урамда хәер сорашып җыйган бөтен акчаларын алып калганнар.

Җинаять юлына баскан адәмнәр үзләренең гаебен танымаган. Җинаять эше Казанның Совет районы судына җибәрелгән.


Фикер өстәү