«Район башлыгының туган телгә мөнәсәбәте нинди, аның районында да шундый мохит булачак»

«Район башлыгының туган телгә мөнәсәбәте нинди, аның районында да шундый мохит булачак. Җитәкчеләрнең шәхси үрнәге – гади халык өчен зур мәртәбә. Бу мәсьәлә игътибарда булачак». Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү  мәсьәләләре комиссиясе утырышында комиссия рәисе Марат Әхмәтов әнә шулай диде. Бакча, мәктәп булсынмы – ул бар  җирдә дә милли җанлы җитәкчеләр хакында хыяллана.

–  Дәүләт органнары, министрлыклар, районнар эшчәнлегендә татар теле тәҗрибәсен киңәйтү, рәсми сайтларда, социаль челтәрләрдәге аккаунтларда мәгълүматның ике дәүләт телендә дә алып барылуына басым ясыйбыз. Тәкъдимнәребез игътибарсыз ук калмады, без теләгән нәтиҗәгә ирештек дип әйтә алмыйм, әмма җитәкчеләрнең чыгышларында туган тел ешрак яңгырый башлады. Моны уңай күренеш буларак әйтәм. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен республиканың дәүләт телләре, мәдәнияте, тарихыннан олимпиада оештырырга ниятебез бар. Бу чара да дәүләт хезмәтендә татар теленең кулланышын арттырырга йогынты ясар дип өметләнәбез, – диде Марат Әхмәтов.

Комиссия ярдәме белән төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең сөйләм теле осталыгын үстерү буенча мастер-класслар уздырылган. Әдәби-музыкаль проектлар тормышка ашырылган, теләгән һәрбер кеше өчен бушлай татар теле курслары оештырылган. Элмә такталарның, күрсәткечләрнең хаталы язылган очракларын ачыклау буенча бәйгедә республика халкы актив катнашкан. 3 меңнән артык гариза кабул ителеп, хаталар төзәтелгән. Олы юл чатларында, район үзәкләрендә туган телләргә багышланган банерлар урнаштырылган. Казан шәһәренең проектлары да игътибарга лаек. Татарчага сөйләшергә өйрәтүче видеороликлар, паркларда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дәресләре, метрода туган телләр поезды, татар теле укытучылары өчен семинарлар…  Марат Әхмәтов бу проектларның дәвамлы булуына өметләнә.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин милли мәгарифтәге уңышларга һәм авырткан урыннарга тукталды. Милли мәгарифкә зур игътибар бирүчеләрдән Актаныш, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Кайбыч районнарын атады. Менделеевск районында күрсәткечнең бик түбән булуын, Югары Осланда туган телдә белем һәм тәрбия бирү бөтенләй оештырылмавын әйтте. Әлмәт, Баулы, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Чистай районнары җитәкчеләреннән бу мәсьәләгә игътибарны арттыруны сорады. «Бу вакытлыча гына акция була алмый. Моны  һәрберебез аңларга тиеш», – диде министр.

Әти-әниләргә, мәктәп җитәкчелегенә дә әйтер сүзе бар министрның. Моны ул киләсе  уку елыннан гамәлгә керәсе стандартларга бәйләп аңлатты.

– Узган ел Россия Мәгърифәт министрлыгы боерыгы белән башлангыч, төп белем бирүнең яңартылган стандартлары расланды. Анда Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телен сайлап алу мөмкинлеге бар һәм ул уку планының мәҗбүри өлешендә булган туган тел һәм әдәбият предметы өлкәсенә кертелгән. Закон нигезендә белем бирү һәм туган телне әти-әниләр сайлый. Стандартларда рус телендә белем бирүче мәктәпләр өчен Россия халыклары телләре һәм республикаларының  дәүләт теле, уку йортының мөмкинлекләреннән чыгып, әти-әниләренең гаризасы буенча гамәлгә ашырыла дигән искәрмә  куелган. Бу исә әти-әниләр туган телне сайламаганда, туган телнең мәҗбүрилеген инкяр итә һәм каршылык китереп чыгарырга, кызганыч хәлгә китерергә мөмкин. Тел мәсьәләсен искәрмәләр белән генә хәл итеп булмый. Хәзерге вакытта Россия Мәгариф академиясенең Мәгарифне үстерү стратегиясе институты төп белем бирү программаларының якынча проектларын эшләде. Әле уку планының кайбер вариантларында туган тел һәм әдәбиятны өйрәнү төшереп калдырылган. Россия мәгърифәт министры исеменә туган телләрне укыту оештыру буенча программаларга төзәтмәләр кертү кирәклеге турында хат юлланды. Федераль министрлык белән эш алып барыла, – диде  Илсур Һадиуллин.

Республиканың баш педагогы белдергәнчә, балада туган телне өйрәнүдә кызыксыну уяту өчен, белем бирү барышы мавыктыргыч булырга, уңай хисләр уятырга тиеш. Бүген федераль исемлеккә 89 дәреслек кертелгән. Татар теленнән 12 әсбап, яңа буын дәреслекләр һәм 1–4 сыйныфлар өчен математикадан тәрҗемә дәреслек федераль исемлеккә кертү өчен лаеклы дип табылган.

– Бу – безнең өчен беренче җиңү. Барлыгы 20 дәреслек. Алга таба эшлисе эшләребез, калган дәреслекләрне ахырына җиткерәсе бар. Бу – бик катлаулы эш. Боз кузгалды, кузгалган бозны туктатып булмый, ул кая да булса килеп бәрелә, я бәреп чыга. Бәреп чыгуны мин яхшы мәгънәдә әйтәм. Башланган эшләр бара дигән сүз, – ди министр. – Әти-әниләр, әби-бабайлар, татар теле язмышына шикләнеп караучыларга шуны әйтәсе килә: «Милләт яшәгәндә, тел бетми». Бер генә әйбер – өйдә туган телдә сөйләшү сорала. Аннан ул мәктәптә дәвам иттерелә. Моны мәктәпкә генә сылтасаң, булмый. Укытучылар, тәрбиячеләр дә, дәреслекләр дә бар. Телевидение дә эшләп тора. Булган рухи байлыктан файдалана белергә генә кирәк. Тыңлагыз, укыгыз, яшәгез, сөйләшегез, бөтен мөмкинлек бар.

Комиссия утырышыннан соң Марат Әхмәтов журналистларга: «Мәдәният, Мәгариф министрлыкларын, моны, тегене эшләгез, дип өйрәтү дөрес булмас иде. Без аларга ярдәм итәргә, бергә эшләп, уртак проектлар булдырырга тиеш. Мохитне милли эчтәлек белән тутырырга тырышырга кирәк», – диде.

Сүз кабат җитәкчеләргә әйләнеп кайтты. Дөресрәге, җурналистлар Марат Әхмәтовтан түрәләрнең татарча сөйләшүе турында төпченебрәк сорашты. «Күбесе кушкан яки Президент бу мәсьәләгә игътибарлы булганы өчен генә берничә сүз, җөмлә кыстырып сөйләшә. Аны безгә яшәү рәвешенә әйләндерү өчен эшне даими алып бару, һәрдаим аларның үз-үзен тотышына безнең мөнәсәбәтне сиздереп барырга кирәк», – диде ул.

Сәрия Мифтахова

Фото: Татар-информ

 

 

 

 


Фикер өстәү