Полициядә хәбәр ителгәнчә, әлеге хатын-кыз чит ил кешеләренә карата физик һәм психологик көч кулланган.
Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә яшәүче пенсионер хатын-кыз мигрантларны коллыкта тоткан. Бу хакта “KazanFirst” Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Ул үзенең фатирында бер хатын-кызны һәм биш ир-атны мәҗбүриләп тотып, алардан хәер сорашуны таләп иткән. Пенсионер мигрантларга карата физик һәм психологик көч кулланган.
Хәзер “колбиләүче” кулга алынган. Җинаять эше кузгатылган.