Унөченче Герой. Владимир Козинның «Алтын Йолдыз” медален хатынына тапшырдылар

Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан узган тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләк алучылар арасында Людмила Козина да бар иде. Аңа узган елның октябрендә һәлак булган ире Владимир Козинның «Алтын Йолдыз» медален тапшырдылар. Владимир Козин – махсус хәрби операция башланганнан бирле Россия Герое исеменә лаек булган унөченче якташыбыз.

Владимир Козин Кайбыч районының Кече Мәми авылында туып-үскән. Хәрби хезмәтне Һава десанты гаскәрләрендә уза. Хатыны һәм ике кызы белән ул Казанда яши, төзелеш белән шөгыльләнә. Махсус хәрби операция башлангач Ватанны сакларга чыгып китә. Узган елның көзендә ялга кайтып китә. Үлеменә бер ай кала. Владимир Козин Донецк халык республикасында һәлак була. Иптәшләренең гомерен саклап калыр өчен үзенекен аямый. Сүз уңаеннан, ике ел элек Владимир Козинның абыйсының улы да СВО зонасында һәлак була.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстанда туып-үскән 12 ир-егет Россия Герое исеменә лаек булды. «Алтын Йолдыз” медален Әлкидән Раил Габдрахманов, Питрәчтән Иван Додосов, Мамадыштан Ирек Мәгәсумов, Казаннан Рәсим Баксиков, Иван Жарский, Александр Лапин һәм Айнур Сафиуллинга тапшырдылар. Тагын биш якташыбызга Россия Герое исеме үлгәннән бирелде. Болар – Казаннан Дамир Гыйлемханов, Лениногорскидан Дамир Исламов, Тәтештән Андрей Соколовский, Мамадыштан Олег Сорокин, Чаллыдан Станислав Большаков һәм Кайбычтан Владимир Козин.


Фикер өстәү