Татарстан Рәисе: «Җиңү көне – һәрберебез өчен изге бәйрәм»

Солдатлар һәм офицерларның батырлыгы һәм каһарманлыгы, тылда фидакарь хезмәте аркасында безнең халык туган илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген яклый алды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чарада әйтте.

Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында узган чарада Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, хәрбиләр катнашты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Җиңү көне – һәрберебез өчен изге бәйрәм. Бу халыкның дан, горурлык һәм кайгы көне. Сугыштан соң озак вакыт узган саен, Бөек Җиңүнең тарихи әһәмияте арта бара. «Бүген без сугышларда үлемгә каршы барган ветераннарны, шулай ук фронтны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин иткән, армый-талмый эшләгән һәм көчләрен кызганмаган тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Сугыштан соңгы елларда илебезне җимерекләрдән күтәргән һәркемгә рәхмәт сүзләре әйтәбез», – диде ул.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, Бөек Җиңүне бөтен ил яулаган. Гомуми эшкә хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин иткән сәнәгать предприятиеләре зур өлеш кертә. Хәзерге вакытта республикада 22 завод «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» дигән мактаулы исем йөртә. «Кадерле ветераннар! Сезнең ышаныч һәм Ватанга тугърылык безнең өчен һәрвакыт югары әхлак һәм чын патриотизм үрнәге булачак. Безнең изге бурычыбыз – үсеп килүче буынны җиңүгә ирешкән халыкның батырлык үрнәкләре буенча тәрбияләү. Бүген Ватанны һәм аның киләчәген махсус хәрби операциядә катнашучылар яклый. Алар намуслы һәм вөҗданлы кешеләр, үз илләренең чын патриотлары, алар халкыбызның бәйсезлеккә хокукын яклап, батыр ата-бабалар эшен лаеклы дәвам итәләр», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика башлыгы тантаналы чарада дәүләт бүләкләре дә тапшырды. Рөстәм Миңнеханов узган ел махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Россия Герое Владимир Козинның хатынына «Алтын Йолдыз» медален тапшырды. Татарстан Рәисе «Радиоприбор» АҖ һәм Татарстан агач эшкәртү комбинатына «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» мактаулы исемен бирү турында таныклык тапшырды.


Фикер өстәү