ТНВ каналы Җиңү көненә бәйрәм программасы әзерләгән

9 Майда Җиңү көнендә “ТНВ” тапшырулары

9 майда “ТНВ” телеканалы тамашачыларга бәйрәм программасы әзерләгән. Җиңү көнендә алар туры эфир аша бәйрәм чараларын карый алачак.
Шулай итеп, 09:15 сәгатьтә Зөфәр Дәүләтшинның “Заряжены Победой” документаль фильм премьерасы булачак.
09:45 сәгатьтә парад башлана: Казан гарнизоны гаскәрләре тантаналы төстә узачак.
14:30 сәгатьтә “Үлемсез полк-2024” Бөтенроссия онлайн-акциясе.
14:45 сәгатьтә җыр аша ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә багышланган “Семь дней+” программасы эфирга чыга. Ранель Сафин, Тәбрис Зиннәтуллин белән интервьюлар.
18:55 сәгатьтә фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнар истәлегенә 1 минут тынлык. 19:01 сәгатьтә янә “Заряжены победой” документаль фильмы премьерасы күрсәтеләчәк.
20:00 сәгатьтә – Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган бәйрәм концерты.
Парадны туры эфирда карарга өлгермәүчеләр аны 22.30 сәгатьтә карый алачак.


Фикер өстәү