Татарстандагы авылларда су скважиналарын барлый башлыйлар

Якын араларда республика авылларында су скважиналарын барлау-тикшерү эшләре башланачак.

Исемлеккә Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары кергән. Бу эшнең төп бурычларыннан берсе – авылларның эчәр су белән тәэмин ителешен билгеләү, скважиналарның (чишмәләр) торышын, суның сыйфатын бәяләү, чыганаклар документларының булу-булмавын барлау. Тикшерү нәтиҗәләре буенча сала халкын җир асты чыганакларыннан һәм чишмәләрдән чиста су белән тәэмин итү өчен кирәкле тәкъдимнәр эшләнәчәк. Башка районнарның су чыганакларын 2023–2024 елларда тикшерү күздә тотыла.

Узган елда скважиналар, чишмәләрнең торышын бәяләү буенча пилот проекты сыйфатында, Кайбыч һәм Апас районнарында тикшерүләр үткәрелүен искә төшерик.


Фикер өстәү