Туган телләрне укыту сәгатьләре чит телләрдән ким булмаячак

Татарстанда туган тел укытылмаган бер генә мәктәп тә булырга тиеш түгел. Татарстан Дәүләт Советында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шулай дип искәртте.

Министр әйтүенчә, республикада 1411 мәктәпнең барысында да туган телләрне өйрәнү өчен шартлар тудырылган.

– Туган телләр булачак, тик аны өйрәнү ярты, бер сәгать, сәгать ярым, 1,75кә кала алмый. Чит тел өч сәгать укытыла икән, безнеке дә шуннан ким булырга тиеш түгел. Туган тел кадерле, аның буенча эш алып барабыз, – диде Илсур Һадиуллин. – Республикада 90 нчы еллардан бирле төзелгән милли мәгариф ныклы нигезендә басып тора, шуңа күрә, гариза булган очракта, дигән искәрмәләргә сылтап, бер генә мәктәп директоры, урынбасарларның да, сыйныф җитәкчеләре һәм башка укытучыларның да, безнең мәктәбебездә туган телләрне укытуга мөмкинлекләр юк, дип әйтергә хакы юк.


Фикер өстәү