Газетага язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе Әсгать Сәфәровны 65 яшьлек юбилее белән котлый

Хөрмәтле Әсгать Әхмәт улы! Сезне «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе исеменнән ихлас күңелдән 65 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!

Сезнең тормыш һәм хезмәт юлыгыз – Ватаныбызга тугры хезмәт итүнең якты үрнәге. Республикабыз иминлеге, куркынычсызлык, тугры хезмәт, гаделлек, кешелеклелек төшенчәләре Сезнең тормыш һәм хезмәт юлыгызның төп сыйфатлары. Эш дәверендә иң катлаулы юнәлешләрне җитәкләдегез, куелган бурычларны намус белән башкарып олы хөрмәткә ирештегез. Сезнең фидакарь исемегез бөтен республика халкына таныш һәм моның сәбәпләре бик күп! Без, «Ватаным Татарстан» редакциясе хезмәткәрләре, сезнең матбугатка, шул исәптән безнең газетага да булган игътибарыгыз өчен аеруча хөрмәт итәбез. Сезнең ярдәмегез, теләктәшлегегез белән татар телендәге дәүләт газетасы үзенең гасырлык тарихында халкыбызга хезмәт итүен дәвам итә. Болай да тиз үзгәрүчән заманда татар журналистикасы тагын да җитез һәм өлгер булырга тиеш. Сезнең төпле киңәшегез республика матбугаты үсешенә зур өлеш кертә, Сезнең тәҗрибәгез олы максатлар куярга, аларга ирешергә ярдәм итә. Хөрмәтле Әсгать Әхмәт улы! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм яңа казанышлар телибез! Һәр башлангычыгыз яңа җиңүләр китерсен! Якыннарыгызның һәм хезмәттәшләрегезнең ихтирамын тоеп, бәхеттә, муллыкта яшәгез!

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре