Линияне ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Шәфкать» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә үткәрәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Кайнар линия телефоны буенча түбәндәге мәгълүматларны алырга мөмкин:
- Хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын бозу турында;
- Социаль һәм хокукый ярдәм алу турында;
- Түләүләр һәм ташламалар белән бәйле проблемалар турында;
- Медицина белән тәэмин итү һәм реабилитация мәсьәләләре турында;
- Хәрбиләрнең хокукларын яклауга бәйле башка мәсьәләләр буенча.
Күрсәтелгән сораулар буенча ярдәм сорап 23 октябрьдә (843) 236-00-71 телефоны яки +7 965 593-86-64 номеры буенча МАКС мессенджеры аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Консультация вакыты: 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез