Газетага язылу

Владимир Путин спорт федерацияләрен акчасыз калдырмаска кушты

Владимир Путин Кремльдә спорт министры Михаил Дегтярев белән очрашу уздырды.

Ул президентка бу өлкәдә бердәм экосистема оештыру, шулай ук Россия спорт фонды аша финанслау турында сөйләде.Бу хакта РИА новости яза

Путин спорт федерацияләре акчасыз утырган хәлләргә юл куймаска кушты. Шуның белән бергә ул финанслау бюрократик аппаратка түгел, ә нәкъ менә спортка ярдәм итүгә барырга тиешлеген ассызыклады.

Халыкара ярышларга һәм Россия спортчыларын Дакардагы Яшүсмерләр Олимпия уеннарында һәм Лос-Анджелестагы Олимпия уеннарында катнашуга әзерләүгә аерым игътибар бирелде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин

Көн хәбәре