Рөстәм Миңнеханов Төркия Машина төзүчеләр ассоциациясе идарәсе рәисе, E-Mak компаниясе идарәсе рәисе Сәлим Эмре Гәнҗәр белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Машина төзүчеләре ассоциациясе идарәсе рәисе, E-Mak компаниясе идарәсе рәисе Сәлим Эмре Гәнҗәр белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, хәзерге икътисадый шартларда алга таба хезмәттәшлек итү буенча адымнар турында фикер алышынды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Төркия предприятиеләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр, шулай ук тулаем Россия төбәге буларак, Татарстан белән Төркия Республикасы арасында хезмәттәшлек җайга салынган. Ул искә төшергәнчә, узган 2021 елда Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше күләме бер ярым тапкырга арткан. Моннан тыш, Төркия инвесторлары республика икътисадына акча кертә. Без алга таба да хезмәттәшлекне дәвам итәргә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы – төбәкнең дә, тулаем Россиянең дә ышанычлы партнерларыннан берсе. Хәзерге вакытта Төркия инвесторлары катнашында тагын берничә проект карала, алар гамәлгә ашырылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Сәлим Эмре Гәнҗәр Россия Федерациясенә эш сәфәре кыла.

Татарстан ягыннан очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.


Фикер өстәү