Россиядә һәм безнең белән дустанә илләрдә җитештерелми торган даруларны барлый башлаганнар

Дару кайтаруда өзеклекләр булган очракта, төбәкләр препаратларны вакытлыча ниндиләренә алыштырырга мөмкин булуын белеп торачак.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә һәм безнең белән дустанә илләрдә җитештерелми торган дарулар турында мәгълүматлар җыюга керешкән.

“Ведомости” газетасы Сәламәтлек саклау министрлыгы фармакологы Владимир Петровның төбәкләргә юлланган хатына таянып язганча, министрлык үзенең баш белгечләреннән, төбәкләр белән берлектә, мондый даруларны охшашларына алыштыру мөмкинлеген карауны сораган.

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова бу җәһәттән тиешле поручение биргән. Владимир Петров хатның җибәрелүен раслаган. Дарулар кайтаруда өзеклекләр булган очракта, төбәкләр даруларны вакытлыча ниндиләренә алыштырырга мөмкин булуын белеп торачак.

Россиядә дару җитештерүчеләрнең һәммәсе график нигезендә эшләвен дәвам итә. Препаратларга кытлык булмаса тиеш.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстанда даруларга кытлык юк һәм була да алмый.


Фикер өстәү