Татарстан эчке эшләр министрының элекке урынбасары Андрей Вазанов вафат

25 мартта 60 яшендә юстиция генерал-майоры, эчке эшләр министрының элекке урынбасары Вазанов Андрей Юрий улы вафат булган.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге әлеге югалтуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

Некрологны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Иминлек советы сәркатибе Рафаил Гыйльманов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан буенча эчке эшләр министры киңәшчесе Венер Сәлимов имзалаган.

Мәрхүм белән хушлашу А.С. Пушин кисемендәге Мәдәният үзәгендә 10.00 сәгатьтә була. Андрей Вазановны Казанның Арча зиратына җирләячәкләр.


Фикер өстәү