«Минск трактор заводы» дистрибьюторы — «МТЗ-Татарстан сәүдә-җитештерү компаниясе» быел табигый газга эшли торган тракторлар җитештерүне җайга салырга планлаштыра.
«Агымдагы ел планнарында сыегайтылган табигый газга һәм кысылган табигый газга эшли торган газ тракторларын җитештерүне башлап җибәрү тора», — диде предприятиегә оештырылган пресс-тур вакытында компаниянең генераль директоры Алмаз Әхмәтов.
Ул әйткәнчә, хәзер «Минск мотор заводында» газ тракторлары двигательләренә сынау уздырыла һәм «МТЗ-Татарстан» газ-мотор техникасын серияле җитештерүгә чыгарга ниятли.