Осиново бистәсендә бик каты сугышканнар: 6 кеше зыян күргән

Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, биш кеше Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

Осиново бистәсендәге Теләктәшлек урамында бер төркем кеше йодрыклар белән генә түгел, бәлки кулларына кастет-пычаклар тотып сугышкан. Бу хакта KazanFirst хокук саклау органнарындагы чыганагы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Сугышу-тукмашуда 6 кеше зыян күргән. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, биш кеше Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән, икесенә медицина ярдәме таләп ителмәгән. Икесе өендә дәвалануга җибәрелгән, берсе хастаханәгә салынган.
Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә генә полиция хезмәткәрләре Казанның Колахмәтов урамындагы ишегалдында ике ирне кыйнаган бер адәмне тоткарлаган. Аңа карата административ беркетмә төзелгән.


Фикер өстәү