Авылда эш көтә: яшьләр авылга кайтырга телиләрме?

Яшьләр кайтмый, авылда эшлиселәре килми. Мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе авыл хуҗалыгына ел саен йөзләгән белгеч әзерли. Ул белгечләр, укып бетергәч, кайда эшләр? Авылга кайтырга телиләрме? Моны үзләреннән белештек.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә эш урыннары ярминкәсе узды. Студентларны республиканың иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән таныштырдылар.

– Әлеге ярминкә безнең академия тарафыннан 20 елдан артык үткәрелә. Аның максаты – студентларга уку йортын тәмамлаганнан соң, эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләү, эш бирүчеләр белән таныштыру. Алар арасында – агрохолдинглар, эшкәртү сәнәгате оешмалары, дәүләт ветеринария структуралары һәм органнары, – ди академиянең укыту һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Данил Мингалиев.

Йә мин, йә авыл: шәһәргә китүчеләр саны арта бара

Аның әйтүенчә, эш урыннары ярминкәсеннән тыш, академия студентлар өчен уку практикасы да оештыра. Икенче курстан башлап яшьләр тәҗрибә туплый. Укулары тәмамлангач, яшь белгечләрнең күбесе нәкъ менә практика узган оешма һәм хуҗалыкларга юл тота. Узган ел республикадан булган 98 студентның 89ы эшкә урнашкан.

– Илдәге вазгыять авыл хуҗалыгы, азык-төлек куркынычсызлыгы тармакларының әһәмиятен күрсәтте. Терлекчелекне, авыл хуҗалыгын үстерергә теләгән яшь кадрлар һәрвакыт кирәк, – ди Данил Мингалиев.

Ветеринария академиясенең «Биотехнологияләр һәм стандартлаштыру» факультетында зоотехния, стандартлаштыру һәм метрология, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү, менеджмент кебек юнәлешләрне үзләштерәләр.

Гүзәл Зәйнуллина 4 курста укый.

– Бу өлкәне кечкенәдән үк терлекләр белән эшләргә хыялланганга күрә сайладым. Максатлы рәвештә бу уку йортына кердем, инде үзем теләгән эш урынымны да сайлап куйдым. Саба районының Югары Шытсу авылында зоотехник булып эшләячәкмен, – ди ул.

Гөлназ Шәрәфиева да биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 4 курсында белем ала. Авылда үз хуҗалыгын булдырырга тели.

– Кечкенәдән йорт хайваннарын яраттым. Шуңа зоотехник һөнәрен сайларга булдым. Әти белән әни дә моңа каршы килмәде. Уку дәверендә практиканы Мамадыш, Әтнә районнарында үткәнем бар. Хыялым – укуны уңышлы тәмамлап, авылда үз хуҗалыгымда эшләү, – ди Гөлназ.

Таһир Гарифҗанов ветеринария медицинасы факультетының 5 курсында укый. Укып бетергәч, Актаныш районының Аеш авылында «Нигез» хуҗалыгында эшләргә җыена.

– Безнең гаиләдә барлык ир-ат та терлекчелек белән шөгыльләнә. Бабам – терлекләрне орлыкландыручы, ә әти зоотехник булып эшли. Балачактан ук алар белән фермага йөрдем һәм мал табибы булырга хыялландым, – ди егет. – Аннары мәктәптә укыганда «Нигез» хуҗалыгына эшкә йөри башладым. Җитәкче белән инде сөйләшеп куйдык: эшкә килермен, биредә мал табибы булып эшләячәкмен.

                                                                                             Ләйсән Сафина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү