Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын алты үлем очрагы расланган. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы шул турыда хәбәр итте.
Вирус китереп чыгарган чирдән 1952 елда туган бер ир-ат; 1922, 1926, 1927, 1943 һәм 1946 елларда туган биш хатын-кыз үлгән.
Гомумән алганда, республикада коронавирус пандемиясе башланганнан бирле 1858 кеше вафат булган.