Әбри Хәбриев: «Салмыш, тиле-милеләрне уйнап йөргән чакта, бу тормышта да юләрдер, диделәр»

Кеше көлмичә яши аламы? Юмор – ул дәвалау чарасымы? Татар нәрсәдән көләргә ярата һәм нәрсәдән көлә белми? 1 апрель – Көлке көне алдыннан без юмор остасы Әбри Хәбриев белән сөйләштек, шушы һәм башка сорауларга җавап эзләдек. 

– Ни хәл?

– Аллага шөкер, бар да тәртиптә. Әкренләп концертлар сезонын ачып җибәрдек. Һәрвакыттагыча, «Татар радиосы»ндагы иртәнге эфирда гөрлибез. Өй белән радио арасында һәм вак-төяк эшләр белән чабып тик йөрим.

«Бүген тамашачыга җиңеллек кирәк»

Моннан ун еллап элек басылган бер интервьюда сез: «Татар үз-үзеннән көлә белми, һәм бу – безнең кимчелегебез», – дигәнсез. Инде шактый вакыт узган, ни дә булса үзгәрдеме?

– Ул үзенә күрә бер стереотипка әйләнгән иде, инде әкренләп юкка чыга бугай, бу өлкәдә иркенлек сизелә башлады. Үзебездән көләргә өйрәнеп киләбез. Бу – юмор өлкәсе өчен яңа жанр – стендапның (тамашачыга үзеңне борчыган, сөендергән, ачуыңны чыгарган хәлләр турында юмор призмасы аша сөйләү. – Ред.) үтеп керүе һәм бездә «ШТК»ның (Шаяннар һәм тапкырлар клубы. – Ред.) популярлашуы нәтиҗәсе. Яшь буын моңа әзер булып үсә, ә бераз өлкәнрәкләр барыбер тулысынча кабул итеп бетерә алмый.

– Татарда юмор бармы, юкмы дигән сорау һаман туып тора…

– «Татарча юмор» төшенчәсе бар ул. Шаярабыз, көләбез бит. Шаяруларны язып торабыз, төрле номерлар уйлап табабыз, шаян такмаклар җырлыйбыз. Нишләп бездә юмор булмасын? Ләкин мәсьәләнең икенче ягы бар: бездә юморны язу кыенрак. Шуңа да юмор осталары бик аз бездә. Гомумән, юмор язганда син ниндидер параллель мәгънәләр калдырырга тиеш. Шул мәгънәләрдән чыгып, кеше үзенең кем икәнлеген аңлый. Бүген сатира, ягъни ачы көлүгә корылган жанрны хәзер кабул итмиләр. Аны хәзер укып кына була, ул бездә укымышлы кешеләр өчен языла. Сәхнәгә чыгып, сатира сөйләсәң, залның күп дигәндә 10 проценты гына көлеп куярга мөмкин. Уку, мәгълүмат алу өчен, кемнеңдер протестын ишетеп, «Кара ничек әйбәт әйткән!» дип фикерләр өчен шәп жанр.

Гомумән, бүген тамашачыга җиңеллек кирәк. Бу сүзләрем өчен гаеп итә күрмәсеннәр, милләтемне сүгәргә җыенмыйм, билгеле фактлар турында гына сөйлим. Безнең тамашачы уйларга яратмый. Билгеле, барысы да андый түгел. Әйтик, мин Михаил Задорнов, Михаил Жванецкий иҗатларына мөкиббән. Алар нишли? Тамашачыга фикернең яртысын әйтә дә, калганын үзең уйлап бетерәсең. Юмор өлкәсенә катышы булмаган ситуация мисалында аңлатам. Без: «Чәйнек кайнады, хәзер чәй эчәбез», – дибез, алар: «Чәйнек кайнады», – дип кенә чикләнә. Юморны чәйнәп каптыру аны примитивка әйләндерә, артык гадиләштерә. Аңлыйм, заманы шундый, яшәү кыенлаша, зар өстенә зар җыела. Кеше шуңа да тамашаларга җиңеллек эзләп киләдер. Тик бу акыл эшчәнлегенең, киләчәк буынның деградациясенә китерә бит. Җиңеллек эзлибез, ләкин шуны эзләгәндә нәрсәнедер югалтабыз без.

– Ләкин без, тамашачыга артык җайлашып, аны тәрбияләү турында онытмыйбызмы?

– Әйе, агымга каршы да барып була. Миңа бу сорау турында шактый уйланырга туры килде. Юмор белән шөгыльләнә башлаган гына вакытта, билдән түбән төшкән чакларым булды. Яшь чак бит, җиңел генә уйлыйсың. Хәзер моны хата буларак кабул итсәм дә, элек кызык тоелган. Берәү дә мөккәмәл булып тумый, абынмый гына тәҗрибә туплый алмый. Шуңа да мин үкенмим. Ул чакта тамашачы үзе дә шуны сорады. Шулай дигәч, социаль челтәрләрдә мине гаепләргә тотындылар. «Кирәк түгел иде», «Сез безне тәрбияләргә тиеш» – фикерләрнең төрлесен ишеттем. Кирәк булмаса да, башкасын кабул итмәгәч, без нишләргә тиеш идек икән? Безнең дә яшисе килә, тормыш итәргә кирәк. Финанс ягын да уйлаганбыздыр. Кайчандыр хата кылганы өчен кешене гомер буе гаепләргә ярамый. Ул хатасын танып, башка юнәлеш алган кешене – бигрәк тә.

Билдән түбән төшми генә дә эшләп була. Акыллы, яшерен мәгънәләр белән баетылган юмористик номерлар да языла. Юк. Аны халык кабул итми. Игътибар итмисең, алга таба эшлисең икән – популярлыгың кими, эшләү теләгең бетә. Әйтүе җиңел, ләкин эшләп карамаган кеше бу якларын аңлап бетерми. Диванга кырын ятып, башка кешене бәяләүчеләр күп инде ул. Ләкин тамашачы үзе дә бу өлкәдә көч куярга тиеш.

«Юмор минем юанычым иде…»

– Сез, гомумән, элеккеге «юләр» образыннан читләштегез, ахры.

– Салмышлар, «дураклар», тиле-милеләрне уйнап йөргән чакта, бу тормышта да юләрдер, җилбәзәктер инде, дигән фикер чыкты минем турында. Ләкин бу – сәхнәдәге образ гына. Мин электән үк тормышка салкын акыл белән карыйм. Яшьлек юләрлегенең тәэсире сизелгәндер инде, анысы кемдә булмаган? Әмма мин үземне, элек акылсыз идем, дип әйтә алмыйм. Минем белән таныш булган кешеләр дә раслый ала моны.

Образга килгәндә, тамашачы да туйды аннан. Үзем дә җитдилеккә басым ясыйм. Шигырьләр күбрәк укый башладым. Хәзер аларны йотлыгып тыңлыйлар, элек кабул итүче аз иде.

– «Юмор – битлек, күңел төшенкелегеннән котылу чарасы» – шулай ук сезнең сүзләр. Хәзер дә шулаймы?

– Юктыр. Элек, чыннан да, тормыш кыенлыкларыннан качу, сәхнәгә чыгып, тулысынча онытылу ысулы, юаныч иде ул. Тормыш бит ул – тәҗрибә мәйданы. Сине алдыйлар, хыянәт итәләр. Менә шулар мине чыныктырды.  Монда сүзем мәхәббәт өлкәсе турында түгел.

Хәзер инде юморны мин яратып башкара торган эшем, тормышымның аерылгысыз бер өлеше буларак кабул итәм. Миңа калса,  битлек киюдән инде мәгънә юк. Аны салып, элеккечә кешеләргә ышанучан холкыңнан ваз кичеп, кырыс, салкын акыл белән эш итү кулайрактыр.

– Иң моңсу кешеләрне, бик күп шаяра, диләр. Килешәсезме?

– Әйе. Без дә бит башкалар яшәгән җәмгыятьтә яшибез, тамашачы кичергәнне кичерәбез. Әмма юмор остасы, башкалардан аермалы буларак, тормышның рәхәт чагыннан да, кыенлыклардан да кызык таба белә. Аерма да түгелдер инде, билгеле бер үзенчәлектер бу. Шуның аркасында юмор осталары сизгеррәк, күпкә хислерәк була. Күп нәрсәне йөрәкләренә якын ала, хис-кичерешләргә тизрәк бирешә алар. Шул исәптән, күңел төшенкелеге, депрессиягә дә.

– Кеше, гомумән, юмордан башка яши алмый кебек. Соңгы арада «юморотерапия» төшенчәсен дә еш куллана башладылар. Үзегезне терапевт итеп хис итәсезме?

– Бәлки. Сине карарга, тыңларга төрле кеше килә бит. Араларында күптән түгел кайгы кичереп, бушаныр өчен килүчеләре дә юк түгелдер. Концертта күрсәтелгән чыгышларны карап, сөйләнелгән мәзәкләрне тыңлап, ул бер мизгелгә онытылып, җанына рәхәтлек алып кайтып китәргә мөмкин. Тамашада елмаеп-көлеп утыргач, болай да була икән бит, дип тә уйлый ала ул. Көлү бәхет гармоннары бүлеп чыгара, ә алар исә баш миен җиңелрәк эшләтә, башка юнәлешләр эзләргә мәҗбүр итә.

Иртәнге эфирларда да шулай ук. Без яңалыклар сөйлибез икән, үз фикеребезне дә «кыстырабыз». Ә ул күбесенчә юморга корылган була. Шул эфирлардан соң «сезне тыңлавы рәхәт», «иртәдән кәефне күтәрәсез» кебек фикерләр ишетәбез икән, күпмедер дәрәҗәдә терапевттыр инде без дә.

«Кайберәүләргә тамашачыга, үз хезмәтенә карата мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк»

– «ШТК» турында әйтә башлаган идегез инде. Бу өлкәдәге яңа йөзләргә нинди бәя бирәсез?

– Катнашучылар гына түгел, «ШТК» тамашаларын карарга килүчеләр арасында да яшьләр булуы бик сөендерә. Юморның бу юнәлеше безгә күптән кирәк иде. Кызыклы төркемнәр, шәп номерлар бар. Араларында шаярулары әйбәт, ләкин сөйләм телләре аксый торганнары да җитәрлек. Гомумән, яшь буын сөйләм теленә игътибар бирми. Без тел белгечләре түгел бит, дип кенә җибәрәләр. Шуның аркасында татар балалары «урыслаша», авыл балалары татарча сөйләшергә ояла. Мондый күренеш һәм бу балалар инде сәхнәгә менде. Шуңа да аларны тыңлап утыру миңа кыенрак бирелә.

Яшьләр генә түгел, артист халкы арасында да сөйләм нормаларын белмәүчеләр гаять күп. «Тамашачы минем сөйләгәнемне түгел, җырлаганымны тыңларга килә», – дип әйтә дә ике җырны бәйләп сүз әйтә алмыйча басып тора. Бу да бит әлеге дә баягы деградациягә илтә торган нәрсә. Артист кеше универсаль булырга тиеш. Кайберәүләргә тамашачыга, үз хезмәтенә карата мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк. «Артист халкы да шулай сөйләшкәч, безгә нишләп ярамый?» диярлек булмасын.

– Сез бит әле пародия остасы да. Кабатларлык кабатланмас тавышлар бармы бүген?

– Кемгә дә булса пародия ясаганда, аның тавышының тембраль аһәңен отып алырга тырышасың. Җырчылар бер-берсеннән нәкъ тә шуның белән аерыла. Ә инде тавышлары охшаш булса, җырлау манераларын өйрәнәсең.

Соңгы арада гына пәйда булган җырчылар һәм җырлар истә калмый. Ә мин җыр беренче яңгырашта ук истә калырга тиеш дип уйлыйм. Радиода эшләгәч, яңа җырларны күп ишетергә туры килә. Аларның күбесен урыс сүзләре белән җырласаң, чат урыс җыры килеп чыга. Ягъни көйләре татарныкы түгел. Ярар, иртәнге эфир вакытында шуларны берничә кат тыңлыйсың да онытасың. Аннары ул ротациягә китә һәм көн дәвамында әллә ничә кат яңгырый. Әлеге система «зомбирование», ягъни бер үк әйберне берничә кат кабатлап торып, кешенең баш миенә сеңдерү дип атала. Берникадәр вакыттан соң син дә ул җырларны ихтыярсыздан көйләп йөри башлыйсың. Яңа җырларның күбесе менә шул рәвешле генә истә кала.

Блиц-сораштыру:

– Тәүлекнең кайсы вакытын яратасыз?

– Төнне.

– Ә ел фасылларыннан?

Җәй.

– Сез популярмы?

– Юк. Популяр булсам, Казанда бишәр көн концерт куя алыр идем.

– Шаяру язу кыенракмы, җыр язумы?

– Шаяру язу кыенрак. Ул – бик катлаулы нәрсә. Ә җыр ул – күңел халәте. Музыка теориясен аңлаган кеше буларак, миңа җыр язу күпкә җиңелрәк.

– Иң зур хыялыгыз?

– Хыялларым күп. Бер акыллы кеше: «Алга куйган максатларың, хыялларың, планнарың турында кешегә сөйләмә», – диде миңа. Соңгы арада мин шул кагыйдә буенча яшим, чөнки көнләшүчеләр гаять күп. Соңгы елларда бик күп дуслар бакыйлыкка күчте. Картлык көнен, үзеңнән соң килгән буынның үсеп җитүен күрү һәм аларның саф татарча сөйләшкәнен ишетү – зур хыялларымның берсе.

Лилия Гыймазова

 


Әбри Хәбриев: «Салмыш, тиле-милеләрне уйнап йөргән чакта, бу тормышта да юләрдер, диделәр»” язмасына фикерләр

  1. Бик тә күркәм, гыйбрәтле, мәгънәле әңгәмә. Дөресен әйткәндә үзем әңгәмә героен бөтенләй диярлек белми идем. Дөрес, кайчандыр Камал театры сәхнәсендә кемнеңдер концертында икәүнең йомгактай тәгәрәп чыгулары, берсенең Хәбри дигән исемен истә калдырганмын.Аны сәхнә өченгә генә шулай атаганнардыр ди уйласам, менә әлеге язма аша аның җитди фикерле, киң карашлы, үз-үзенә таләпчән һәм ихлас зат булуын тойдым.Әйтергә кирәк, Тәгалә биргән матурлык- татарлык та балкып тора. Инде махсус тамашасына барып янә дә тыңлыйсы, карыйсы килде. Бәлки әле үзе үк аваз биреп, куандырып куяр…

Фикер өстәү