Франция Россия туристларына виза бирә башлаячак

1 апрельдән Франция Россиядә яшәүчеләргә туристлык визалары бирүне яңартып җибәрәчәк. Франциянең Мәскәүдәге генераль консуллыгында шулай дип белдерелгән.

Туристлык визасын алу өчен коронавирустан вакцинация турында сертификатның башка кирәк булмаячагы да билгеләп үтелгән.

“Россиядән Франциягә килүчеләргә COVID-19 пандемиясенә бәйле чикләүләр йомшартылды. 2022 елның 1 апреленнән коронавирус пандемиясенә яки категорияләргә бәйле чикләүләрсез барлык төрдәге визаларга заявка тапшырырга мөмкин”, – диелгән генераль консуллык сайтындагы хәбәрдә.


Фикер өстәү