Татарстанда 57 яшьлек хатын элеккеге ирен үтереп, мәетен подвалга яшергән

Түбән Кама судында кеше үтерү маддәсе буенча җинаять эше каралды. Гаепләнүче – 57 яшьлек хатын-кыз. Ул ирен үтереп балкон подвалында яшереп торуда гаепләнә.  Аны җиде елга гомуми режимлы колониягә хөкем иткәннәр, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

64 яшьлек ир-атның мәетен 28 декабрь иртәсендә Лесной урамындагы бер йортның балконында табып алганнар. Тоткарланучы хатын элеккеге ирен ни өчен үтерүе турында сөйләгән.

Ир белән хатын берничә атна дәвамында еш һәм күп итеп спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Шундый кәеф-сафа корып утыруларның берсендә ир элеккеге хатынын тәртипсез тормыш рәвеше алып баруда гаепләгән. Аның сүзләренә ачуы килгән хатын пычак алып, иренә күп тапкыр кадаган. Мәетне кызы һәм оныгы күрмәсен өчен, базга яшергән. Тик күпмедер вакыт узганнан соң хатын әлеге җинаяте турында туганнарына сөйләгән, алар полициягә мөрәҗәгать иткән.


Фикер өстәү