Кетерди торган өчпочмак камыры ясау ЫСУЛЫ

Айгөл Муллагалиева рецепты

Кирәк булачак: ярты стакан җылымса су, 2/3 стакан җылымса сөт, 1 йомырка, 100 грамм эретелгән сыер мае, 2–3 аш кашыгы үсемлек мае, кирәгенчә он һәм тоз.

Барысын бергә салып, йомшак кына камыр басабыз. 15–20 минут ял иттергәннән соң өчпочмаклар ясыйбыз. Мондый камырдан пешерелгән өчпочмакларның тышы кетердәп тора һәм искиткеч тәмле була.


Фикер өстәү