Рөстәм Миңнеханов: «Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән тыгыз эшлибез, илебез Президенты Владимир Путин да моңа зур игътибар бирә»

Дубайдан – Сенегалга. Бу көннәрдә Татарстан Президенты эш сәфәре белән Көнбатыш Африка дәүләтендә. Биредә ул «Татарстан – Сенегал» форумында катнашты, кайбер тармаклар буенча эшлекле юнәлешләрне барлады.

Татарстан һәм Сенегалның машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре зур. Форум кысасында узган «түгәрәк өстәл»дә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта белдерде. Аның сүзләренчә, Африка дәүләтенә эш сәфәре белән килүнең максаты да – яңа сәүдә-икътисади хезмәттәшлек мөмкинлекләрен киңәйтү һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру. Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясендә республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов, «Ак Барс» компаниясе генераль директоры Иван Егоров, «КамАЗ», “Казан вертолет заводы», «Ремдизель» җәмгыяте вәкилләре дә бар.

Республика җитәкчесе әйтүенчә, 2021 елгы товар әйләнешенең санлы нәтиҗәләре 1,76 млн долларны тәшкил иткән. 2003 елдан башлап Сенегалга 167 берәмлек «КамАЗ» техникасы җибәрелгән. Шулай ук Сенегалдагы машина йөртүче һәм механиклар өчен махсус өйрәтүләр оештырылган.

Форум кысасында Татарстан Президенты Гамбия вәкилләре белән дә очрашты. Россиянең эре сәнәгать үзәге булып торган Татарстан белән аларның да элемтәләр булдырасы килә. Аларны нефть тармагы, Татарстанда җитештерелә торган товарлар импорты, ашламалар китертү тармагы кызыксындырды.

Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән:

– Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән тыгыз эшлибез. Илебез Президенты Владимир Путин да моңа зур игътибар бирә. Аның кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзәтчелек төркемен җитәклим. Сезне дә әгъза буларак керү соравын карарга әзербез, – диде.

Татарстан Президенты Гамбия вәкилләрен республикага кунакка да дәште.

– Май аенда Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Аның кысасында «KazanSummit»  икътисади форумын оештырачакбыз, сезне дә катнашырга чакырабыз, – диде ул.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү