Давыл узгач, кем калыр?

Без билгесезлектә. IT-тармак белгечләре бер авыздан шундый зарын җиткерде. Фикерләрен, сорауларын ишетүчеләр булды үзе. Шунысы хак: барыбыз да цифрлы өлкәгә нык бәйле икән.

«Штаб» үзәгендә җитәкчелек, бизнес вәкилләре, яшьләр, студентлар, мәгълүмати технологияләр тармагы белгечләре катнашында очрашу узды. Барысы да чараның «Давылны ничек кичәргә һәм IT-тармакта алдынгылыкны саклап калырга?» дигән төп соравына җавап эзләде. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге чара Kazan Digital Week халыкара форумы кысасында оештырылды.

Сүз уңаеннан, «ПромРейтинг» тикшерүләр агентлыгы Татарстан халкының цифрлаштыруга карата мөнәсәбәтен сорашкан. Сораштыруда катнашканнарның яртысы диярлек каршы килмәвен әйткән. 26,6 проценты тискәре мөнәсәбәттә икән. Иң күбе – хатын-кызлар. Гаҗәпләндерерлек түгел: цифрлаштыруга 14–17 яшьлек яшүсмерләр һәм 18–24 яшь аралыгындагылар хәерхаһлы.

Цифрлаштыруның уңай якларын күбрәк кайсы өлкәләрдә тойганнар соң? Сораштыруда катнашучылар әйтүенчә, «Дәүләт хезмәтләре» порталы, интернет элемтә, банк, навигация һәм транспорт тармакларында замана технологияләрен куллану яхшы. Бу чиратлар кимүгә, теге яисә бу хезмәт өчен күп вакыт сарыф итмәскә мөмкинлек бирә, тизлеккә һәм сыйфатка тәэсир итә. Цифрлаштыруның куркыныч күренешләренә килгәндә, шәхси мәгълүматның таралуы, җәмгыятьтәге контроль көчәюне атаганнар.

Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов та мәгълүмати технологияләрнең хәзерге көнкүрешебезгә ныклап үтеп керүен искәртте.  Шуның бер мисалы – «акыллы» транспорт системалары (ИТС. – Ред.). Гадиләштереп әйткәндә, камера, фотофиксация һәм машина хуҗалары бик үк яратып бетермәгән башка алымнар ул.

– Сораштырулар күрсәткәнчә, халыкның 40 проценты гына фотофиксациянең куркынычсызлыгын билгеләп үтә, 60 проценты башка фикердә. Менә мисал: 2004 елда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 882 иде, ә 2021 елда – 231. Кем генә, ни генә дисә дә, үлүчеләр саны кими, – дип, замана технологиясенең уңай ягына басым ясады Рифкать Миңнеханов.

Яңа технологияләрнең көнкүрешебездә тиз арада үзләштерелүе – бер хәл, ә ул акыллы идеяләрне җиткереп торган акыллы башлар калмаса? Хәзер, мәсәлән, IT-тармак белгечләрен (бигрәк тә яшьләрен!) илдә калдыру өчен аеруча тырышалар. Соңгарак калмадыкмы дигән шик тә бар.

Әмма киткәннәрнең кайтасы да килә икән. «Иннополис» махсус икътисади зонасы генераль директоры Ренат Хәлимов шулай дип ышандырды. Китү турында карарны күпчелеге кызган баштан, хисләргә бирелеп кенә кабул итүе ихтимал бит. Һәрхәлдә, моңа безнең дә, Ренат Хәлимовның да ышануы зурдан.

– Иннополиска барыннан да бигрәк Мәскәүдән кайтып төпләнәләр. Бигрәк тә пандемия чорында таш каладан шәһәр читендә уңайлы шәһәрчеккә агыла башладылар. Кул сузымында гына мәктәбе, кибете, ерак йөрисе юк – урманы, чаңгы шуу базасы, башкасы бар бит. Иннополистагы компания хезмәткәрләренең 80 проценты – Россиянең 55 төбәгеннән күченеп кайткан кешеләр, – диде җитәкче. – Хәзерге вакытта республикада IT-тармак белгечләренең күпләп китүе күзәтелми. Соңгы мәгълүматлар буенча, 2 проценттан кимрәге генә башка җиргә күченгән. Минемчә, күченү турында карарны күпләр хисләргә бирелгән вакытында кабул итә. Әле менә өч кеше белән аралаштым. Кайтырга телиләр.

Кызыксындыра торган шартлары бар чөнки. Ренат Хәлимов әйтүенчә, бердән, IT-белгечләр балаларының Россия мәктәпләрендә укуларын тели. Икенчедән, читтә торак бәяләре дә сизелерлек арткан. Кайсыларында Россия кешеләренә тискәре мөнәсәбәт белән очрашырга туры килә.

Рифкать Миңнеханов исә дәүләт тәкъдим иткән ярдәм чараларыннан мөмкин булганча файдаланып калырга чакырды. Федераль акча юкка бирелми, аны дөрес итеп куллана белергә генә кирәк, дигән фикердә җитәкче. Гомумән, кризис дип кул кушырып утырырга кирәкми дә икән. Бер ишек ябыла икән, икенчесе ачыла. «Чикләү – ул әле мөмкинлекләр вакыты да» дигән сүзләр бер генә яңгырамады бу очрашуда. Ренат Хәлимов әйтүенчә, илнең икътисад мәйданыннан киткән компания-оешмалар Россиянең «йомшак» урыннарын күрергә ярдәм иткән. «Кайда нинди алмаш таләп ителә – без шуларны күрдек. Хәзер илгә шуларны җитештерергә, ә дәүләткә проектларга терәк булырга кирәк. Мөмкинлекләр ачыла, бушап калган тармакларны тутыру ягын карарга, шул юнәлештә эшләү сорала», – ди белгеч.

 

 

 


Фикер өстәү