Алексей Песошин: «Дәүләт телләре турында республика законы бар – аны бары тик үтәргә генә кирәк»

Закон бар, һәркем үз вазыйфасын белә, тулы көчкә эшләүче генә юк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Хөкүмәт йортында Татарстанда телләр турындагы законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышын үткәрде. Әлеге закон ни дәрәҗәдә үтәлә? Җитешсезлекләребез күбрәкме, уңышларыбызмы?  

2021 ел нәтиҗәләре белән Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин таныштырды. Министр сүзләренчә, татар һәм рус телләрен тигез файдалану шарт булган кайбер өлкәләрдә уңай үзгәрешләр күзәтелә. «Әйтик, 2018 елда норматив актларның татар һәм рус телләрендә тигез дәрәҗәдә бастырылуы 79 процентны тәшкил иткән булса, 2021 елда әлеге күрсәткеч 99,3 процентка җитте. Шушы ук вакыт аралыгында сайтларда татарча хәбәрләр урнаштыру күрсәткечләре дә 97 проценттан 100 процентка кадәр артты», – диде ул.

Ләкин барысы да ал да гөл түгел шул. Хакимият органнары һәм район сайтларында татарча мәгълүматның аз булуы, яңалыкларның соңга калып тәрҗемә ителүе – җитешсезлекләрнең берничәсе генә. «Сайтларда орфографик, лексик, логик хаталар да гаять күп. Шунлыктан балыклар – кешегә, бәкеләр – куышка, районнар оҗмахка әйләнә», – диде министр.

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни эшләр буенча директор урынбасары Олег Хисамов исә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында эшләү өчен тәрҗемәчеләр әзерләү системасын камилләштерергә кирәклеген белдерде. «Районнарда мондый кадрлар булдырылуга карамастан, безнең институтка мөрәҗәгатьләр саны кимемәде. Без республика һәм муниципаль бюджет акчасы хисабына әзерләнә торган социаль реклама, мәгълүмат баннерлары, стендлар һәм башка визуаль мәгълүмат чараларына игътибарны арттырырга тиеш, чөнки дәүләтнең бу өлкәдәге сәясәтен нәкъ менә алар чагылдыра», – диде ул.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова башкала өчен җавап тотты. Төп проблема – элмә такталар. «Хакимият органнары карамагындагы объектларда мәгълүмат ике телдә бирелә – алар шулай эшләргә тиеш. Әмма коммерция оешмалары өчен элмә такталарны татар һәм рус телләрендә ясау мәҗбүри түгел. Без мондый оешмаларның җитәкчеләре белән очрашып карадык, рәсми хатлар да юлладык. Ләкин әлеге законга үзгәрешләр кертмичә, тиешле нәтиҗәләргә ирешә алмаячакбыз», – диде ул.

Стенага борчак сибүне туктатырга кирәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин телләр турындагы законның үтәлешеннән риза булмавын әйтте.

– Башкарма хакимият органнары – өч, ә җирле үзидарә органнары биш күрсәткеч буенча планны үтәмәгән. Быел гына түгел, бу хәл инде 2019 елдан бирле кабатлана. Дәүләт телләре турында республика законы бар – аны бары тик үтәргә генә кирәк. Ә үтәр өчен эшләү зарур. Моңа игътибар итүегезне һәм бу юнәлештә эшне көчәйтүегезне үтенәм, – диде ул, утырышка нәтиҗә ясап.

Песошин Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыевка әлеге проблемаларга ачыклык кертергә кушты. «Эше булгач, нәтиҗәсе дә булсын. Кирәк булса, бер айдан тагын очрашырбыз», – диде ул.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү