Җәмигъ мәчетенең эскиз проекты җиңүчесенә 2,5 миллион сум биреләчәк

Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең эскиз проектын булдыруда җиңүчеләргә акчалата приз каралган. «Игелек» республика фонды башкарма директоры Илнур Рәхимов конкурста катнашу таләпләре турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, бәйге халыкара дәрәҗәдә узачак. Катнашучылар арасында Россия һәм башка ил вәкилләре дә катнаша ала. Финалистлар өчәү булачак.

— Беренче урынга 2,5 млн, икенче урынга — 1 млн, өченче урынга 500 мең сум күләмдә акча биреләчәк, — диде Илнур Рәхимов.

Стилистика буенча чикләүләр юк, ди оештыручылар. Төп таләп — мәчет урнашачак территориясендә һәм башка архитектура объектлары белән тулы бер ансамбль тәшкил итәргә тиеш.

Конкурс 1 апрельдән башлана. Гаризалар 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Нәтиҗәләр 3 айдан игълан ителәчәк.


Фикер өстәү