Кибетләрдә кәгазь чекларлар бирми башларга мөмкиннәр

Кибетләр кәгазь чеклар бирүдән туктарга мөмкин. “Известия” шулай дип яза. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сәүдә өлкәсенә сатып алучыларга касса чекларын бирмәскә рөхсәт итү тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта министр урынбасары Виктор Евтуховның Федераль салым хезмәтенә юлланган хатында әйтелгән.

Тәкъдимдә күздә тотылганча, чеклар сатып алучының таләбе буенча гына – кәгазьдә яки электрон рәвештә бирелергә мөмкин.

“Бүгенге чынбарлык шартларында касса тасмасы кыйммәтләнде. Бәясе шул дәрәҗәдә сакланып калган очракта, ваклап сату сәүдәсенә касса кәгазе чыгымы елына чама белән 30 миллиард сумга төшәчәк”, – диелгән Евтуховның хатында. Бу азык-төлек кибетләренә бик зур йөк булып төшәчәк, чөнки халык шуларга күбрәк йөри.

Ә менә Федераль салым хезмәте бу тәкъдимгә бик сак карый. Кәгазь чеклар бетерелү сатучыларга керемне тулысынча күрсәтмәү һәм салымны тиешенчә түләмәүгә китерергә мөмкин чөнки.


Фикер өстәү