Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге Президент Владимир Путинның эшчәнлеген хуплый. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең (ВЦИОМ) 1 апрельгә сораштыру нәтиҗәләре шундый.
Респондентларның 79 проценты, Путинның эшчәнлеген хуплыйсызмы, дигән сорауга “әйе” дип, 13,5 проценты – “юк” дип җавап биргән. Сораштыруда катнашучыларның 81 процентының дәүләт башлыгына ышануы, 15,4 процентының – ышанмавы ачыкланган.
Сораштыруны “ВЦИОМ-Спутник” 21-27 мартта уздырган. Анда 18 яшьтән зуррак 1,6 мең кеше катнашкан. Тикшеренү телефоннан аралашу ысулы белән үткәрелгән. Белгечләр әйтүенчә, мондый ысул белән уздырылган сораштыру нәтиҗәләрендә хата 1проценттан артмый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat