Россиядә Volkswagen заводлары бу җәйдә кабат эшли башларга мөмкин

Калуга һәм Түбән Новгородтагы Volkswagen Group Rus автомобиль заводлары үз эшчәнлекләрен бу җәйдә яңадан башлап җибәрергә мөмкин. «Ведомости» газетасы бу турыда үз чыганакларыннан алган мәгълүматлар нигезендә хәбәр итә.

Заводларның эшчәнлеге 2022 елның июнь яки июль айларында башланып китәргә мөмкин. Немец компаниясе заводларында эш 3 мартта туктатылган иде. Ул Россиянең Украинада уздырган махсус хәрби операциясе һәм җитештерүчеләргә комплектлау өлешләрен читтән китерү белән бәйле проблемалар аркасында тукталды.

Әлегә Фольксваген Group Rus хезмәткәрләренә 12 майга кадәр эштән туктап тору турында игълан ителгән. Әмма, газетага мәгълүм булганча, ул июль аена кадәр дәвам итәчәк.

Кайбер комплектлау әйберләре Польша чикләрендә калган. Украина территориясе аша чыгару мөмкин түгел, ә Польша ягы йөкне чыгармый, дип аңлата басма чыганагы.

Шуңа бәйле рәвештә, компонентларны Истанбулга һәм алга таба Грузия аша Россиягә китерү схемасы карала. Компания җитәкчелеге май урталарында бу проблеманы хәл итеп булыр дип өметләнә.

Фольксваген әлегә Россиядә 2022 елга җитештерү планын киметмәгән. «Төркем предприятиеләре хезмәткәрләре тулы хезмәт хакын, ким дигәндә, апрель уртасына кадәр алачак», — дип яза басма.

 


Фикер өстәү