Кәрҗин үрүче Руфия Шакирова: «Акмаса да, тамып тора»

Арча районының Казанбаш авылында гомер итүче Руфия Шакированы кул эшләренә дәү әнисе өйрәтеп калдыра. Кыз кечкенәдән бәйләргә, чигәргә оста була. Аннары инде тормыш мәшәкатьләре белән кул эше читкәрәк күчеп тора. Гомере буе балалар укыта ул.

Руфия апа 65 яшенә кадәр мәктәптә эшли. Әле лаеклы ялга чыкканына бер генә ел. Ә менә кызы белән бергәләп кәрҗин үрергә тотынуларына 4 ел икән инде.

–  Үзебезгә суган, бәрәңге салып куяр өчен кәрҗин кирәк булды. Без аны икенчел чималдан, төзелеш кибетләрендә сатыла торган полипропилен тасмадан үрәбез.  Чималны күп итеп алып куябыз да рәхәтләнеп эшлибез. Хуҗалыкта нәрсә салам дисәң, шуңа ярый ул. Җиләкләрне дә шуңа җыябыз хәзер, гөмбәгә дә ярап куя, йомырканы да шунда тотабыз. Иң мөһиме – ул кәрҗин һава йөртә.

Кул эшләрен интернетка куеп бара алар. Әнә шуннан күреп, заказ бирүчеләр дә арткан.

–  Соңгы арада туйларга күчтәнәчләр салып барыр өчен пар итеп эшләтеп алалар. Нинди үлчәмдә кирәк, шундыен ясап бирәбез. Бәяләрне кыйммәт итмибез. Иң кечкенәсе – 150, зурысы 600 сум йөри. Сорап эшләтүчеләр булгач, рәхәт. Матди яктан да ярдәм итә. Эшләгән акчам көндәлек кирәк-яракка җитә, – ди Руфия апа. – Бер дә кыен эш түгел. Теләгең генә булсын. Хәзер бит интернетта барысы да бар. Шуннан карап өйрәндек. Кеше ниндиен сорый, шулай итеп үреп бирәбез. Иң мөһиме – халыкка ошасын. Бик ашыгыч заказ була икән, аны көнендә үк эшлибез. Туйга дигән кәрҗиннәрне 1,5 сәгать эчендә ясап була.

Руфия апа быел үзләренә игътибар артканын яшерми. Республикада өлкәннәр арасында узучы «Халык иҗаты» бәйгесендә катнашкач, аларны танып белүчеләр күбәйгән. Кәрҗиннәрне бүләккә дә, үзләренә кулланыр өчен дә сораучылар бар икән.

– Кышын  тик утырмадык. Язын, җәен бакчада  эш күп инде. Әмма яраткан шөгыльгә вакыт табарбыз дип уйлыйм, – ди ул. – Вакытның бер генә минутын да әрәм итәсем килми. Телевизор карарга утырсам, кулга берәр эш тотам. Урындыкка җәймә булса да бәйләп утырам мин. Татар халкы элек-электән кул эше белән яшәгән. Шөкер, безнең якларда әби-бабаларыбыз эшен дәвам итүчеләр күп. Шунысы сөендерә – кул эшенә балалар да тартыла. Безгә шул кирәк тә – киләчәк буын һөнәрле булып үссен!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү