Балаларны ашатуга 63 миллиард сум акча бүленеп биреләчәк

Быел төбәкләргә башлангыч сыйныфларда укучыларны кайнар ризык белән тукландыру өчен 63 миллиард сум акча җибәрелә.

Хәзерге вакытта чама белән 7,5 миллион бала көненә бер тапкыр бушлай ашатыла. Премьер-министр Михаил Мишустин төбәкләрдә бу хәлне күзәтеп торуның мөһимлегенә басым ясады. Акча бирү мәсьәләсен мәгърифәт министры Сергей Кравцов шәхсән контрольдә тота.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин башлангычта укучы барлык балаларны кайнар ризык белән тәэмин итүне йөкләде. Әлеге бурыч 2020 елда Президентның Федераль Җыенга Юлламасында билгеләнде.


Фикер өстәү